Логотип Магариф уку
Цитата:

Гыйбадәт урыны гына түгел, гыйлем һәм тәрбия үзәге дә

22 нче август көнне, рабигуль әвәл аеның матур кояшлы көнендә, Питрәч районы Пимәр авылы мәчетенең 20 еллык юбилеена багышланган күркәм чара узды.

22 нче август көнне, рабигуль әвәл аеның матур кояшлы көнендә, Питрәч районы Пимәр авылы мәчетенең 20 еллык юбилеена багышланган күркәм чара узды.

Пимәр мәчете 2006 елның көзендә ачылып, шушы вакыттан бирле авылның рухи үзәге булып, үзенең изге хезмәтен дәвам итә. Мәчет төзелеше дә, аның бүгенге көнгә кадәр яшәеше дә — авыл халкының бердәмлеге һәм тырышлыгы белән бәйле. Аллаһның рәхмәте белән, төзелеш вакытында авылдашлар һәрберсе үз өлешен кертергә тырышты: кемдер матди ярдәм күрсәтте, кемдер физик хезмәте белән булышты, кемдер ризык әзерләде һәм башка эшләрдә катнашты.

Бүген дә мәчеттә рухи һәм мәгърифәти тормыш өзелми. Биредә хатын-кызлар өчен Ислам нигезләре һәм Коръән өйрәнү дәресләре алып барыла, даими рәвештә вәгазь кичәләре, ифтар һәм Коръән мәҗлесләре, ачык дәресләр үткәрелә. Мәчеттәге дәресләрне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган, күпьеллык укыту тәҗрибәсенә ия булган, 20 ел буе армый-талмый гыйлем тарату юлында хезмәт итүче Флюра ханым Галеева алып бара. 

Шулай ук җәй айларында авылда яшәүче һәм читтән кайтучы балалар өчен файдалы ял һәм тәрбия чаралары оештырыла. Бу эшчәнлек мәчетне гыйбадәт урыны гына түгел, ә гыйлем, тәрбия һәм буыннарны берләштерүче үзәк итеп тә саклап килә.

Шушы мәҗлесне үткәрү теләге дә Аллаһы Тәгалә биргән олуг нигъмәткә шөкер итү, мәчетнең 20 ел буена халыкка хезмәт итүен хөрмәт белән искә алу һәм авыл халкын һәм читтә яшәүче авылдашларыбызны бергә җыеп, шушы шатлык белән уртаклашу ниятеннән туды. 


Бу эштә Флюра ханым Галеева һәм аның мәчет каршында белем алучы укучылары аеруча зур тырышлык күрсәттеләр. Алар оештыру эшләрендә актив катнаштылар, бәйрәм программасын әзерләүдә, кунакларны каршы алуда, табыннар коруда һәм чараның һәр өлешен җиренә җиткереп башкаруда зур көч куйдылар. Һәр эшкә күңел җылысы, ихласлык һәм җаваплылык салынды. Нәтиҗәдә, уртак хезмәт һәм бердәм тырышлык белән әзерләнгән бу көн чын мәгънәсендә истәлекле һәм нурлы бәйрәмгә әверелде.

Юбилей чарасы кысаларында мәчет төзелешенә нигез салуда зур өлеш керткән Рифат Гыйниятовка — башлангыч инициативасы өчен, Зиннәтулла Гыйниятовка — мәчетнең беренче имамы буларак, әлеге вакытта мәчеттә имамлык хезмәтен башкаручы Илһам Идрисовка — хәзерге вакыттагы хезмәте өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге чарада мәртәбәле кунаклар да катнашты. Алар арасында Питрәч районы имам-мөхтәсибе Наиль хәзрәт Абулханов, Арча районы, Яшел Ъзщн районы имам-мөхтәсибләре Эмир хәзрәт һәм Абдульхәмид хәзрәт, Татарстан Республикасы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина һәм башка хөрмәтле кунаклар бар иде.

Кунаклар үз чыгышларында Аллаһы Тәгаләгә шөкерләрен белдереп, вәгазь-нәсыйхәтләре белән уртаклаштылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

Бу истәлекле очрашу Пимәр авылы халкының күңелендә мәчет тарихына, бердәмлеккә, гыйлемгә һәм рухи кыйммәтләргә бәйле матур хатирә булып сакланып калачак.
 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ