Логотип Магариф уку
Цитата:

Гран-при Азнакайда

Казандагы Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды.

Анда Татарстан һәм Россиянең туган телләр укытыла торган  гомуми урта һәм якшәмбе мәктәпләре укытучылары катнашты. Финалга 50 укытучы чыкты. Шулар арасыннан 5 кеше җиңүче булды.  Мөслим лицееның   татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Ситдыйкова, Түбән Камадагы  34 нче гимназиянең чуваш теле укытучысы  Светлана Исакова, Алексеевскидагы  Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең  рус теле укытучысы  Ольга Нургалиева, Пермь крае Барда районы Тюндюков урта мәктәбенең  татар теле укытучысы Әлфия Кадыйрова.

Конкурсның төп бүләге Гран-при  Азнакай гимназиясенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Ибраһимовага тапшырылды.

 Җиңүчеләрне Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәбрикләде.

 – Бу конкурс  иң тәҗрибәле, иң көчле  укытучыларны бергә җыйды. Биредә без  үзебезнең осталык дәресләрен, дәрестән тыш  проектларыбызны тәкъдим иттек, түгәрәк өстәлдә фикер алыштык.  Үземнең чыгышымда  психология белән бәйле булган, балаларда  укыту мотивация  үстерү,  үз-үзендә ышаныч булдыру һәм укучының укытучыга  булган мөнәсәбәте ярдәмендә уку нәтиҗәлелеген арттыру мөмкин икәнлеген расларга тырыштым.  Дәрестән тыш эшчәнлегем, гаилә белән бергә китап уку кебек күркәм гадәткә , уку-агартуга  багышланган иде. Монда бер-беребез күрсәткән осталык дәресләрен карау да  – өстәмә тәҗрибә туплау ул. Мин  күрсәткән осталык дәресе дә  башкаларга файдалы булгандыр дип ышанам, – диде, Чулпан Ибраһимова.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ