«Яшь коткаручылар: беренче ярдәм – һәркем өчен!»
Казанда кече яшьтәге мәктәп укучыларын беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Казан шәһәре Идел буе районындагы 139 нчы гимназия – Мәгариф үзәге базасында «Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен беренче ярдәм нигезләре: тәҗрибә, бурычлар, перспективалар» темасына түгәрәк өстәл узды. Чараны “Россия Кызыл Хач” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге үткәрде.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, Казан шәһәр Думасы депутаты Эльвира Наумова, Казан шәһәре мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитәкчеләре, педагоглар, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» һәм «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәл модераторы, “Россия Кызыл Хач” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегенең башкарма директоры Дмитрий Каменский пилот проект нәтиҗәләрен тәкъдим итте.
Яңгыратылган мәгълүматларга караганда, «Яшь коткаручылар: беренче ярдәм – һәркем өчен!» проекты буенча 7 яшьтән 10 яшькә кадәрге 600 дән артык бала өйрәнү узган. Проектта Казанның 6 мәктәбе катнашкан: 139 нчы һәм 175 нче гимназияләр, 116 нчы лицей, 156 нчы һәм 101 нче мәктәпләр, шулай ук 10 нчы татар-рус мәктәбе. Һәр сыйныф белән «Коленька научит» укыту җиһазлары ярдәмендә кимендә 5 практик дәрес үткәрелгән. 192 ата-ана өчен 12 мастер-класс һәм 158 педагог өчен 12 мастер-класс оештырылган.
Татарстанның атказанган укытучысы Валентина Чернявская укыту методикасы турында җентекләп сөйләде. 156 нчы мәктәп директоры Марина Хоменконың да чыгышы зур кызыксыну уятты. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен беренче ярдәм программаларын җайлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Билгеләп үтелгәнчә, уен форматлары һәм шәхси якын килү һәр баланы нәтиҗәле укыту мөмкинлеге бирә.
282 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Миләүшә Ханова мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү процессында беренче ярдәм күнекмәләрен кертү тәҗрибәсе турында сөйләде.
«Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге вәкиле Зөһрә Җамалетдинова «Значимый взрослый» Бөтенроссия проектын тәкъдим итте һәм аны мәктәпләрдәге иминлек программалары белән интеграцияләү перспективалары турында сөйләде.
Соңыннан, “Россия Кызыл Хач” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Зөлфия Сафина проектта актив катнашкан педагогларны һәм иң югары нәтиҗәләргә ирешкән белем бирү оешмаларын бүләкләде. Чара 139 нчы гимназиядә оештырылган музейлар буенча экскурсия белән тәмамланды.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар бертавыштан билгеләп үткәнчә, 7 яшьтән башлап беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү мөмкин, кирәкле һәм нәтиҗәле эш. Проект киләчәктә дә дәвам итәчәк һәм киңәйтеләчәк.
Автор фотолары





Комментарийлар