Гөлназ Гафурова: «Мөнәҗәтләр — гаилә бизәкләре» бәйгесе буыннарны берләштерә
17 сентябрьдә «Гаилә» мәчете «Мөнәҗәтләр — гаилә бизәге» дип исемләнгән бәйге башлап җибәрде. Төп бүләк — гомрәгә юллама.
Казан дәүләт филармониясе артисты, конкурсның жюри әгъзасы Гөлназ Гафурова әлеге бәйгене буыннарны берләштерүче бәйрәм дип ассызыклап үтте:
– «Мөнәҗәтләр — гаилә бизәкләре» конкурсын гаилә бәйрәме дип тә әйтә алабыз. Конкурста катнашучылар гаилә әгъзалары белән бергә мәчетләргә, китапханәләргә барып, мөнәҗәтләр эзләячәкләр, – диде ул.
Бәйге үзенчәлекләре һәм критерийлары хакында биредән укырга мөмкин.
Комментарийлар