Логотип Магариф уку
Цитата:

«Глаголица» әдәби премиясенә гаризалар кабул ителә

XII «Глаголица» халыкара бәйсез балалар әдәби премиясенә гаризалар кабул итү башланды. 130 финалист 26–31 август көннәрендә Казандагы «Адымнар» полилингваль мәктәбенең өстәмә белем бирү үзәгендә узачак әдәби сменага бушлай юллама алачак. Бу хакта матбугат конференциясендә премияне гамәлгә куючы «Счастливые истории» хәйрия фонды директоры Елена Исламова хәбәр итте.

Смена программасында мәгариф һәм мәдәни чаралар: танылган әдәбиятчылардан, тәрҗемәчеләрдән һәм журналистлардан дәресләр һәм мастер-класслар, шулай ук иҗади очрашулар һәм брифинглар планлаштырылган. Финалистларга үз әсәрләре бастырылган «Глаголица» альманахы тапшырылачак.
Смена тәмамлангач, 8 төрле номинациядә 13 җиңүче игълан ителәчәк. ТӨП бүләк — «Бәллүр ябалак» («Хрустальная сова») статуэткасы һәм планшет.

Бүләкләү тантанасы Казанның La Primavera камера оркестры катнашында С.Сәйдәшев исемендәге Зур залда узачак. Чараны Россиянең атказанган артисты Сергей Чонишвили алып барачак.

Фото: премия сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ