Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә хокукларын өйрәнделәр

Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә гаилә хокуклары буенча дәрес узды. Лекцияне идарә башлыгы Эльвира Әхмәтова һәм хокукый эш, оештыру һәм кадрлар эше бүлеге җитәкчесе Светлана Липовая укыдылар. Чара «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә үткәрелде.

Лекция барышында белгечләр мәктәп укучыларын ЗАГС эшчәнлеге, аның тарихы һәм җәмгыятьтә тоткан урыны белән таныштырды. Гаилә кыйммәтләре, гаиләнең һәр кеше тормышында булган әһәмиятен гади мисаллар аша ассызыклады. Саннарга да игътибар бирделәр. Мисалга, 2024 елда республикабызда рәсми рәвештә 23 683 гаилә теркәлгән, 35 557 балага туу турында таныклык тапшырылган, алар арасында 18 521 таныклык иясе – малайлар, 17 036сы – кызлар, 313 игезәк бала һәм бер өч игезәк бала дөньяга аваз салган, бала туу уңаеннан 3744 тантаналы чара уздырылган, 70 гаиләгә «Мәхәммәт һәм тугрылык өчен» медальләр тапшырылган, 2192 юбиляр гаилә бүләкләнгән. Чарага килгән югары сыйныф укучылары мондый укуларның әһәмиятле булуын билгеләп үттеләр, гаилә турындагы сораштыруларда теләп катнаштылар.

Сүз уңаеннан, алар ‒ мартта Казан кооперация институтында март аенда старт алган «Университетның «Бердәм Россия» хокукый белем бирү сыйныфы» проекты кысаларында махсус укулар үткән балалар.

Әлеге проект нигезендә Казан кооперация институты базасында мәктәп укучылары өчен эшмәкәрлек һәм юриспруденция юнәлешләре буенча укулар оештырылды. Чара ТР Дәүләт Советының «Мәрхәммәт - Милосердие», республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия кооперация университеты һәм «Бердәм Россия» партиясе ярдәмендә гамәлгә куелды.

Проект мәктәп укучыларының хокукый белемнәрен үстерү, гражданлык позициясен формалаштыру, патриотик тәрбия бирү, юрист һөнәренә һәм юридик фәннәргә карата кызыксыну уяту максатын күздә тота.

Мартта башланган лекцияләр циклы дәвамында Казан шәһәре мәктәп укучылары конституция, сайлау, хезмәт, эшмәкәрлек, җинаять хокуклары турында белем тупладылар, бюджет сәясәтен өйрәнделәр, белем бирү квизларында катнаштылар. Проект кысаларында укучылар, хакимият органнарында булып, сәясәтчеләр белән очраштылар, шулай ук алган хокукый белемнәрен файдалану мөмкинлегенә дә ирештеләр.

Әлеге проектта катнашкан һәркемгә май аенда махсус сертификатлар тапшырачаклар.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ