Гаилә рецептлары
Яңа ел табынын бергәләп әзерлик. Тикшерелгән, ышанычлы, телне йотарлык рецептлар тәкъдим итәбез.
Альбина ИБРАҺИМОВА,
декрет ялындагы әни, шагыйрь Булат Ибраһимовның тормыш иптәше
«Яңа ел итеге» салаты
Кирәкле әйберләр:
– пешкән тавык ите – 200 грамм;
– сыр – 100 грамм;
– йомырка – 2 данә;
– ярты анар (гранат);
– тәменчә тоз;
– майонез.
Әзерләү:
Пешкән тавык итен ваклап турыйсы, сыр һәмйомырканы эре угычтан уасы – барысын бутап,майонез белән болгатасы. Тәменчә тоз, яратканкешегә суган өстәргә була. Болгатканнан соң,салатны яссы тәлинкәгә итек формасында салып, өстенә анар бөртекләре тезеп чыгасы. Итекнең өскеөлешен вак угычтан уган йомырка агы белән, астынсыр белән бизәргә була. Теләгән кеше сырданкаптырмалар да куя ала. Бик тиз һәм җиңел ясалаторган тәмле салат әзер!
Лилия КЫЯМОВА,
Теләче мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары
«Кош теле»
Кирәкле әйберләр:
– 2 йомырка бөтенләе белән;
– 4 йомырканың сарысы;
– аз гына тоз;
– он;
– бизәү өчен шикәр пудрасы.
Әзерләү:
Савытка йомыркаларны салабыз, тоз сибәбез. Чәнечке белән акрын гына болгатабыз. Аннан аз-азлап он өстибез. Онның күләмен чама белән алабыз. Камырны пластилин кебек төерләрсез, кулга ябышмаслык итеп басабыз. Камыр уйнап торырга тиеш. Әзер булгач, 10–15 минутка «ял иттерәбез». Әлеге камырны өч яки ике кисәккә бүләбез. Җәябез. Махсус кош теле кискече белән, кош телләре ясап кисәбез. Мин үзем барлык җәемнәрне дә кисеп бетергәч кенә пешерә башлыйм. Алай уңайлырак.
Пешерү өчен сыек майның сыйфатлысын алырга тырышыгыз. Аның 1/4 өлешен калын савытка салып, газ өстенә утыртабыз. Май җылынгач, кош телләрен пешерә башлыйбыз. Пешергән кош телләрен салфетка өстенә куеп барабыз. Табынга чыгарганда, өстенә шикәр пудрасы сибеп бизибез.
«Безе»лы торт
Кирәкле әйберләр:
– 4–5 йомырка агы;
– пычак очында гына тоз;
– 1 стакан бик сыйфатлы шикәр комы.
Әзерләү:
Йомырканың агын сарысыннан аерып алабыз. Аны коры савытка салабыз һәм миксер ярдәме белән иң кечкенә режимда күпертә башлыйбыз, тоз салабыз. Шулай акрын гына эш барышын тизләтәбез, шикәрне сала барабыз. Әгәр савытны аска таба каратып, әзер масса агып төшмәсә, савытта нык торса, димәк, йомырка агы әзер. Хәзер махсус кондитер капчыгы ярдәмендә матур безелар ясап, 120 градуска җиткән духовкага (минем электр миче, газ духовкасында градус бераз түбәнрәк кирәк) тыгабыз. Безеларыбыз 3,5 сәгать тирәсе кибә-пешә. «Безе»лы торт өчен крем ясыйбыз.
Крем өчен кирәкле әйберләр:
– бүлмә температурасында йомшарган сыер мае 150 грамм;
– кайнатылган сөт өсте (сгущенка) 1 калай банка;
– куертылган сөт өсте 0,5 калай банка.
Әзерләү:
Барысын бергә миксер ярдәмендә болгатабыз һәм безеларны крем белән чиратлаштырып өеп менәбез. Торт өстенә шоколад яки берәр безены ваклап сибәбез. Торт әзер.





Комментарийлар