Логотип Магариф уку
Цитата:

Фольклор ансамбле мәктәпләрдә сәнгать дәресләре үткәрә

Үзеңнән башларга! Татар филармониясенең Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар музыкасы дәүләт ансамбленең эш девизы әнә шул. Мәктәп балаларында телгә, милли үзенчәлекләргә кызыксыну уяту җәһәтеннән, әлеге коллектив республика уку йортларында сәнгать дәресләре үткәрә.

Татарстан Мәгариф  һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылган татар фольклор концертлары барышында балалар милли уен кораллары, милли кием, татар халык җырлары, милли биюләр белән таныша, музыкаль биремнәрне үти, давыл, кырлы бәләк, зырлавык кебек кайбер уен коралларында уйнап та карый һәм билге дә ала. Шул рәвешле артистлары җырлый, бии, төрле уен коралларында уйный торган универсаль ансамбль үсеп килүче буында милли моңнарга, туган телгә мәхәббәт уята. Нинди яшьтә булуына карамастан, укучылар концертны кызыксынып карый, бу инде, әлбәттә, педагогик белеме булган сәнгать җитәкчесенең элемтә урнаштыру осталыгы нәтиҗәсе дә. 
Айдар Фәйзрахманов әйтүенчә, әлеге проект кысаларында алар республиканың бөтен районнарында диярлек булган, әмма йөрисе мәктәпләр әле шактый икән:
– Соңгы елларда мәктәпләргә баргач, күңел сөенә. Уку йортларының күбесендә кимендә 300 кеше сыйдырышлы тамаша залы бар, җиһазланышы кайбер концерт залларын көнләшерлек. Шушындый мәктәпләр төзелгәне өчен, республика җитәкчелегенә рәхмәтемне белдерәм. Андый сәхнәләрдә чыгыш ясавы үзе бер бәйрәм бит ул. 
25 яшьлек ансамбльнең чагыштырырлыгы бар: коллектив 35 илдә 55 мәртәбә булган, шул исәптән төрле милләт балалары алдында да чыгыш ясаган. Ансамбльнең милли уен кораллары сандыгында тальян, саз, курай, кубыз, давыл (төрки бәрмә уен коралы), кылкубыз, гөслә, зырлавык һәм башка хикмәтле инструментлар бар. 


Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ