«Физмат алгарыш» гранты киң юл ача
Казандагы 12 нче мәктәптә һәм 149 нчы лицейда «Физик-математик алгарыш» проекты кысаларында республика семинары узды. Анда Казан, Иннополис һәм республикабыз районнарыннан килгән мәктәп директорлары, методистлар, укытучылар катнашты. Алар иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашты, төгәл фәннәрдә ачык дәресләр карады, укучыларның проект эшләре белән танышты.
Кунак төшергән мәктәп җитәкчеләре Розалия Козловская, Фирдауз Вафина әлеге проектка ничек килүләре, грантка бирелгән акчаның нинди максатларда тотылуы, укыту алымнары хакында сөйләделәр. Фикер алышуда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова катнашты. Чара эшлекле шартларда узды. Очрашуга килгән директорлар «Физик-математик алгарыш» проектына кушылырга теләк зур булуын, әмма кайбер мәсьәләләрне хәл итү буенча сораулар барлыгын әйтеп үттеләр.
Автор фотолары





Комментарийлар