Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы яңа юнәлешләргә бюджет урыннары бирелгән
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов «реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр», «нәшрият эше» юнәлешләренә бюджет урыннары бирелүен хәбәр итте.
— «Татмедиа» АҖ, Бөтендөнья татар конгрессы белән бергәләп, «реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр», «нәшрият эше» белгечлекләре ачып җибәрдек. Анда сәләтле, әзерлекле балалар укый. Киләчәктә аларны да медиа өлкәдә күрербез дип өметләнәм.... Әлегә кадәр бу юнәлешләргә бюджеттан тыш урыннарга гына кабул итә идек. Быел куанычыбыз бар: бюджет урыннары да бирелде», - диде Рәдиф Җамалетдинов.
Комментарийлар