Логотип Магариф уку
Цитата:

Фильм аша рус әдәбияты тарихын өйрәтмәкчеләр

Казанның «Мир» кинотеатрында 19 февральдә 15:00 сәгатьтә «Не напрасно посетил эту сторону: история Пушкина в Казани» документаль фильмы күрсәтеләчәк.

Әлеге проект Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында «Казанда Пушкин» фильмы» номинациясендә республикасының коммерциягә карамаган оешмаларына субсидияләр бирү буенча конкурс кысаларында әзерләнде. 

Документаль фильмның иҗат командасы экспертлар-әдәбиятчылар һәм республиканың фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында документаль картинаның концептуаль өлешен эшләү өчен эшлекле очрашулар уздырды.

Фильмны мәктәпләрдә рус әдәбияты тарихын өйрәнү кысаларында белем бирү материалы буларак күрсәтергә тәкъдим итү планлаштырыла, 

19 февраль көнне фильмны «Мир» кинотеатрында бушлай карарга мөмкин.

Фото: ТР Мәдәният министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ