Логотип Магариф уку
Цитата:

«Энекәш» китабы тәкъдим ителә

Автордан автограф-сессия дә булачак.

Иртәгә, 19 март көнне, Әдәби кафеда (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт) журналист, язучы Гөлүсә Закированың «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә басылып чыккан «Энекәш» китабын укучыга тәкъдим итү кичәсе узачак. Шулай ук автордан автограф-сессия булачак.

Журналист, язучы Гөлүсә Закирова әлеге китабына кергән повестьта 2022 елның 24 февралендә башланган Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп киткән энесе Илнур Закиров һәм башка егетләрнең сугышчан юлын тасвирлый. Алар узган юл гап-гади авыл егетләренең алгы сызыктагы батырлык юлы буларак укыла.
Китапка кергән башка хикәяләрдә язучы игътибарны геройларының тыныч тормыштагы рухи дөньясына юнәлтә, һәр әсәрендә нинди генә шартларда да кеше булып калыйк дигән фикерне үткәрә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ