Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел остасы» бәйгесенең региональ этабы нәтиҗәләре билгеле

Бүген республика күләмендә һөнәри белем бирү осталары арасында уздырылган «Ел остасы» бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.

Чарада ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да катнашты. Ул бәйге турындагы фикерләре белән уртаклашты. 

 – Бу конкурс ел саен үткәрелә. Биредә һөнәри белем бирү системасы укытучылары һәм производствода белем бирү осталарыннан кала,  яшьләрнең катнашуы да сөендерә, – диде ул.
Ул быел конкурска республиканың 56 көллияте һәм техникумыннан 136 укытучы һәм производствода белем бирү осталары килүен  билгеләп үтте. 35 катнашучы, сайлап алу турын узып, төбәк этабында катнашты. Алар конкурс комиссиясенә видеоязма форматында халык алдында чыгыш ясады.
Финалга барлыгы 15 педагог чыкты. Алар дәресләр, мастер-класслар үткәреп кенә калмады, ә  кейслар да чиште.
 
Нәтиҗәләр
Казан педагогика көллияте укытучысы Эльмира Ульянова көллият педагоглары арасында «Ел остасы – 2025» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүче булып танылды. Хәзер ул Татарстанны сентябрьдә Курск шәһәрендә узачак конкурсның Бөтенроссия этабында тәкъдим итәчәк.
Икенче урынны Лениногорск нефть техникумы укытучысы Алексей Гурьянов алды. Өченчесендә – Яр Чаллы технология техникумы педагогы Анастасия Ротанова.
Бәйге 7 февральдән алып 31 мартка кадәр узды. Ул көллият һәм техникумнарның талантлы һәм инициативалы осталарын ачыклауга һәм бүләкләүгә, урта һөнәри белем бирү системасының алдынгы педагогик тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән.
 
Автор фотолары
Безнең телеграм-канал: 
 
 
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ