Логотип Магариф уку
Цитата:

Диния нәзарәте яшьләр өчен курслар оештыра

1 апрельдә Казанда яшьләр өчен «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» курслары старт ала.

Әлеге проектлар мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан тормышка ашырыла, шәригать һәм татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, никахка кагылышлы төрле мәсьәләләргә багышлана. Белем бирү курсы Коръәнгә, Мөхәммәд пәйгамбәр сөннәтенә, ислам дин галимнәре дәресләренә нигезләнгән күптөрле белемнәрне үз эченә ала, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте.

Курста катнашучыларга очрашулар һәм видеодәресләр форматында гасырлардан килгән татар-мөселман традицияләре, никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһәр һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат физиологиясе, гаилә эчендәге хәлләрне тыныч юл белән хәл итү, мөнәсәбәтләрне кору әдәпләре һ.б. мәсьәләләр турында сөйләнә. 

Фото: ТР мөселманнарының Диния нәзарәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ