Логотип Магариф уку
Цитата:

Дини уку йортлары студентлары арасында татар теле буенча олимпиада

Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә Россия ислам институты татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча дини уку йортлары студентлары арасында V республикакүләм олимпиада уздыра.

Олимпиада татар телен, әдәбиятын һәм татар халкы тарихын өйрәнү, саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру, яшь буында телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, тел һәм сөйләм культурасын камилләштерүне күздә тота. 

Олимпиаданың максатлары: 

– студентларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, аңа хөрмәт тәрбияләү, милли үзаң формалаштыруга ярдәм итү; 

– талантлы яшьләрне барлау; 

– татар телен, әдәбиятын һәм татар халкы тарихын өйрәнүне пропагандалау;

– студентларны эзләнү-тикшеренү эшенә тарту.

Биредә республиканың урта һөнәри һәм югары мөселман уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы 25 яшькә кадәрге студентлар катнаша ала.

Шулаөй ук олимпиада кысаларында дини уку йортларында белем алучы егетләр арасында республикакүләм вәгазь конкурсы да уздырыла. Әзерләнгән вәгазьләрдә Ватан, Ватанны саклау һәм яклау, Бөек Ватан сугышы, тынычлык һәм иминлек темаларын яктырту сорала.

Фото: islam.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ