Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел Татарстанда 450 ятимне торак белән тәэмин итү планлаштырыла

Быел Татарстанда 450 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте.

 – Республикада ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны планлы рәвештә торак белән тәэмин итү механизмы оештырылды. 2013 елдан 2024 елга кадәр 5346 кеше махсуслаштырылган торак фонды белән тәэмин ителгән, – дип билгеләп үтте ул.

Рамил Хәйруллин сүзләренчә, узган ел бу категориядән 621 кеше тораклы булган.

Моннан тыш, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар мәнфәгатьләрендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә, дип өстәде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ