Быел пассажир-балалар белән 116 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Быел пассажир-балалар белән барлыгы 116 юл-транспорт һәлакәте очрагы күзәтелгән. Аларда 9 бала һәлак булган һәм 137се яраланган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Пассажир-балалар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләренең яртысыннан артыгы юл йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга:
– каршы хәрәкәт өчен полосага чыгу;
– светофор сигналлары таләпләрен бозу;
– дистанцияне дөрес сайламау.
Кызганыч, күп кенә ата-аналар автокреслоларны бары тик штрафтан качу ысулы буларак кабул итә, ә баланы һәлакәттән саклау чарасы буларак түгел.
Һәркемгә гади хакыйкатьне җиткерергә кирәк: балалар автокреслосы — ата-ана иң кыйммәтлесен, ягъни баланың тормышы һәм сәламәтлегенең куркынычсызлыгы гарантиясе, дип билгеләп үтте
Дамир Бикмөхәммәтов балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау чараларын атады.
«Көн саен балаларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерегез. Бары тик бергәләп кенә без юлларны куркынычсызрак итә һәм гомерләрне саклап кала алачакбыз», — дип ассызыклады ул.





Комментарийлар