Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына эссе һәм рәсемнәр конкурсы

Татарстан Фәннәр академиясенең «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган конкурс игълан итә. Анда мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша ала.

«Без хәтерлибез» дигән гомуми баш астында узучы бәйгедә катнашучылар  ике номинация буенча үз осталыкларын күрсәтә ала.  Батыр сугышчыларыбыз турындагы эсселәрне «Прикоснись к Победе», хәрби  машина йөртүчеләргә багышланганын «Дорогами войны»  тамгасы белән бүгеннән башлап җибәрергә мөмкин.  Язмалар ике телдә: русча һәм татарча  да кабул ителә.

 Шул ук хәрби темага һәм техникаларга кагылышлы укучы балалар рәсемнәрен 1 марттан әлеге үзәкнең guncbgd@mail.ru.  электрон почтасына юлларга була. Барлык материалларны да  20 апрельгә  тапшырып бетерү сорала. Һәр номинацияләрдә җиңгән катнашучыларга һәм лауреатларга  акчалата  бүләкләр тапшырылачак.

 Бәйге шартлары белән әлеге үзәкнең ncbgd.tatarstan.ru сайтында танышырга була.

Фото: may9.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ