Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан

Казандагы 178 нче билингваль балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл ШӘРИФУЛЛИНАның Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Ватан сугышы ветераны Габделәхәт Сабирҗан улы Әхмәтҗановка багышлаган шигыре

Казандагы  178 нче билингваль балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл ШӘРИФУЛЛИНАның Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Ватан сугышы ветераны Габделәхәт Сабирҗан улы Әхмәтҗановка  багышлаган шигыре.

 

Бабам теләге

Шөкер кыла һәркөн минем бабам

Кулына алса, ипи , шикәрне.

“Кунак көне, һәркөн, кара әле”,– ди,

Төшкә керми инде элгәре.

Сугыш чоры туры килде безгә,

Ялан аяк, җирдә туң әле,

Әни белән икәү шул туң җирдән

Черек бәрәңгеләр эзләдек.

“Әни уңган иде безнең ,“ – ди ул,

Шундый тәмле иде күмәче,

Мичтән чыгу белән берәр кисәк

Була иде һәркем өлеше.

Язлар җитсә без үзебез дә

Тормый идек өйдә аптырап.

Каен суын, юа, балтырганны

Эзләп чаба идек кыр буйлап.

Шулай сөйли- сөйли бабай,

Аннан бертын уйлап утыра,

“Әниемнең, - ди, арык куллары,

“Җиде җанны” ничек туйдырган?..”

Шөкер кыла һәркөн минем бабам

Кулына алса , ипи , шикәрне.

Илләр генә имин булсын,

Менә аның барлык теләге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ