Балтачта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Балтач ЗАГС бүлеге Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, тантаналы чара уздырды.
Чарага бер-берсе өчен ныклы терәк-таяныч булып, олы тормыш тәҗрибәсе туплаган, ил-көннәргә лаеклы балалар үстергән, оныклар тәрбияләүгә дә зур өлеш кертеп яшьләрең булышчылары булып яшәүче гаиләләр чакырылды. Тантаналы бәйрәм чарасын, котлау теләкләре белән, муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин ачып җибәрде.
Балтач районында пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратышып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр бик күп.
Ихлас бәйрәм теләкләреннән соң, Рамил Рәшит улы яшьлек мәхәббәтенә тугрылыклы булып калган, олыгайган көннәрендә дә мәхәббәтләрен сүрелдермичә саклап яшәүче парларга Рәхмәт Хатлары тапшырып узды.
Бу җылы көн Балтачта зур республика акциясенең бер өлеше булды. Хәзер Татарстанда «Гаилә атнасы» уза, аның кысаларында барлык шәһәрләрдә һәм районнарда 707 чара узачак.
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова матбугат конференциясендә ассызыклаганча: «Гаилә атнасы» кысаларында 1 июльдән 10 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм республика ЗАГСлары шәһәр һәм район администрацияләре белән берлектә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган 700дән артык чара үткәреләчәк.
Болар - 120 данә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшыру, гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм концертлары, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, туй фотографияләре, гаилә тематикасына әдәби укулар, никахларны теркәү һәм исем кушу тантаналары».
«Гаилә атнасы» кысаларындагы чаралар ЗАГС һәм никахлашу сарайларында, мәдәният йортларында, китапханәләрдә, музейларда, парк һәм скверларда узачак. Чаралар исемлеге өлкәннәрне дә, балаларны да, гаилә тормышы юбилярларын да, мәктәп укучыларын һәм тәрбияләнүчеләрне дә үз эченә ала.





Комментарийлар