Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларны яклау көненә багышланган чаралар исемлеге

Казанда Балаларны яклау көненә багышланган күп кенә бәйрәм чаралары узачак.

30 майда «Калейдоскоп» паркында мастер-класслар, өстәл һәм ишегалды уеннары, сабын куыклары шоулары, конкурслар, викториналар һәм спорт ярышлары булачак. Башлана 10:30. Шул ук көнне Аксенов скверында 18 нче балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясаячак.

31 майда Горький-Әмәт урманында 10:00 сәгатьтә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен «Игелек юлы» фестивале узачак.

1 июньдә Казанның «Елмай» балалар паркында «Без син кайда – шунда» мультиформат концерт-күңел ачу программасы узачак. Балалар һәм аларның ата-аналары өчен зур бәйрәм 12:00 сәгатьтә башлана. Чара хедлайнеры – «Just Brass» коллективы. Кунакларны 18 бушлай мастер-класс көтә. Шулай ук йога һәм сулыш практикасы буенча дәресләр оештырылачак.

1 июньдә «Черек күл» паркында 10:00 сәгатьтә хәйрия регатасы старт ала, ә 10:00 сәгатьтә Сәет Галиев мәдәният йорты каршындагы паркта «Бәхет, кояш, дуслык – балаларга менә нәрсә кирәк» бәйрәме башлана. Казан зооботаника бакчасында 11:00 сәгатьтә «Исәнме, җәй!» куелышы үтәчәк.

«Наратлык» паркында 1 июнь 11:00 сәгатьтә «Бәләкәч фест» балалар арбалары (коляскалары) креатив парады узачак.

«Салават күпере» паркында 15:00 сәгатьтә «Бәхетле балачак» фестивале башлана. Программада –концерт, мастер-класслар, анимация, аквагрим һәм бүләкләр.

2 июньдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә учреждениенең балалар коллективлары катнашында бию марафоны узачак. Башлана 11:00. Ә «Тылсым» инклюзив үзәгендә (Ипподром урамы, 18) тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм көтелә. Кунаклар өчен музыкаль, иҗади һәм спорт мастер-класслары, логоритмика, аэробика, өстәл уеннары һәм укучылар конкурсы әзерләнгән.

Фото: freepik.com

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ