Бакый Урманче мирасы барлана
Татарстанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә татарның беренче һәм титан рәссамы, киң эрудицияле шәхесе Бакый Урманченың «Төс белән чигелгән ядкарьләр» күргәзмәсе ачылды.
Яңа үзенчәлекле күргәзмәне оештыруда 11 оешма катнашкан. Махсус бу проект өчен Бакый Урманче музее «Хәзинә» галереясына 30 дан артык әһәмиятле эш тапшырылган. Төрле картиналарыннан тыш биредә Бакый Урманченың төрле елларда агачтан уеп эшләнгән скульптуралары урын ала. Шул иcәптән данлыклы “Сөембикә”се дә.
Шулай ук залларда, татар рәссамының гаилә архивыннан сирәк очрый торган әсәрләр, документлар һәм фотосурәтләр урнаштырылган.Төп урынны портрет жанрындагы эшләр алаган. Рәсем һәм скульптура образларында останың замандашларын күрергә мөмкин.
- Бакый Урманче хаклы рәвештә Татарстанның профессиональ Милли рәсем сәнгатенә нигез салучы дип санала. Аның исемен, эшләрен, истәлеген мәңгеләштерү - уртак бурыч, диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин күргәзмә ачылышында. Киләсе елга Бакый Урманчега багышланган тагын да масштаблырак проект әзерләнәчәк, дип белдерде министр урынбасары.
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева белдергәнчә, экспозициянең исеме Бакый Урманче иҗатының төп үзенчәлеген чагылдыра: аның әсәрләре халык декоратив-гамәли сәнгате традицияләрен татар мәдәниятенең рухи чыганакларын тирән фәлсәфи аңлау белән органик рәвештә берләштерә.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән рәсем сәнгате, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать әйберләре үзенчәлекле «кояш палитрасы» һәм лирик сәнгатьлелек белән аерылып тора. Аларда рәссамның туган җире, ата-бабалары традицияләре һәм халык тормышы образлары турындагы истәлекләре җанлана, ди Розалия ханым Нургалиева.
Күргәзмә ачылышына данлыклы рәссамның иҗатташлары һәм шәкертләре дә килгән иде. Нәҗип ага Нәккаш Урманченың каллиграф буларак осталыгына басым ясады. Аның шәкерте булуы белән горурлануын белдерде. Остазның бүгенге көндә дәвамчыларының күплеген дә искәртеп узды.
Күргәзмә залларында Бакый Урманче үзе, аның замандашлары ясаган картиналар һәм скульптуралар, архив-мемориаль экспонатлар урнаштырылган. Шул исәптән рәссамның Соловкидагы ГУЛАГта булуы турында: лагерь газетасында эшләгән. Әйтик, Урманче скрипка уйнарга яраткан. Күргәзмәгә куелган экспозицияләрдән күренгәнчә рәссам киң кырлы шәхес буларак тасвирлана.
Автор фотолары





Комментарийлар