Ата-аналар белән аралашу өчен мохит
«Белем» Россия җәмгыяте Казанның 15 нче мәктәбе белән берлектә «Ата-ана мохите» агарту проектын гамәлгә ашыра.
«Белем» Россия җәмгыяте Казанның 15 нче мәктәбе белән берлектә «Ата-ана мохите» агарту проектын гамәлгә ашыра. Ул укытучылар, экспертлар һәм укучылар гаиләләре арасында диалог өчен яңа киңлек булдыруны күздә тота. Инициатива 2025 елда старт алды.
Чаралар форматы тере аралашуны күздә тота: лекторлар лекцияләр генә укымыйлар, аудиторияне әңгәмәгә дә җәлеп итәләр, кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр һәм практик чишелешләр табарга ярдәм итәләр. Лекцияләр атна саен чәршәмбе көннәрендә үтәчәк. Проектка төбәкнең башка мәктәпләрен дә җәлеп итү планлаштырыла.
Фото: mon.tatarstan.ru





Комментарийлар