Арчада XV Тукай укулары үтте
Бүген Арча районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында «Без Тукайлы халык» XV Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды.
Бүген Арча районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында "Без Тукайлы халык" XV Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды.
Укучылар һәм укытучылар төрле номинацияләрдә үзләренең хезмәтләрен якладылар, иҗади эшләр белән дә чыгыш ясадылар.
Укуларга барлыгы 210 фәнни һәм иҗади эш килде. Бигрәк тә Арча, Актаныш, Биектау, Әтнә, Балык Бистәсе, Мөслим, Кукмара, Чистай районнары, Яр Чаллы, Норлат, Казан шәһәре укучылары һәм укытучылары укуларда актив катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булды.
Быел укучылар - Габдулла Тукай эзләреннән, Габдулла Тукайның сәяси лирикасы, Очучы татар батырлары, Мөһаҗир татар әдипләре, Рәсәй - безнең уртак өебез, ә укытучылар Мәктәп музее - тәрбия үзәге, Җәлилчеләр батырлыгы - яшь буынны тәрбияләүдә үрнәк, Гаиля - бәхет ачкычы номинациядә көч сынаштылар.
Аларның эшен танылган язучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм укытучылар бәяләде. Биредә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, К. Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия Федерациясе югары уку йортларының атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Эксперт советы әгъзасы Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәрчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган журналист, Гыйлемханов Риман Солтан улы, язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш. Маннур, Ф. Хөсни, Г. Исхакый исемендәге әдәби, М. Сәлимҗанов исемендәге театр, М. Җәлил исемендәге Республика яшьләр премияләре лауреаты Зиннур Хөснияр, татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш ис. әдәби бүләге һәм «Бәллүр каләм» иясе , “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Вәкил улы Нуриев, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты Әбүдарова Ландыш Роберт кызы, “Мәгариф” журналарының баш мөхәррир урынбасары – җаваплы сәркатип Лотфуллина Фәния Альберт кызы, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институтының әдәбият бүлегенең фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ганиева Айгөл Фирдинат кызы, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институтының әйдәп баручы белгече, филология фәннәре кандидаты Абдуллина Диләрия Марат кызы, “Әлифба” музее җитәкчесе Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы катнашында төзелгән жюри укучыларның һәм укытучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде.
Республикакүләм XV Г.Тукай укулары җиңүчеләре:
1. “Габдулла Тукай эзләреннән” номинациясе - Хәйдәрова Илүзә Илнур кызы- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы МБГБУ “Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе” укучысы (җитәкчесе Зарипова М.Р., Шакирова И.М.); Вәлиева Гүзәл Раил кызы - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы МБГБУ “Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбе” укучысы (җитәкчесе Вәлиева Л.Ф.);
2.“ Габдулла Тукайның сәяси лирикасы” номинациясе – Гизатуллина Зөләйха Әхмәт кызы - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы МБГБУ “Габдулла Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе” укучысы (җитәкчесе Әүхәдиева М.Р.);
3. “Батыр татар очучылары” номинациясе- Афзалов Ислам Әнәс улы – Яр Чаллы шәһәре МАГБУ “21 нче урта гомуми белем мәктәбе” укучысы (җитәкчесе Гибадуллина М.И.);
4.“ Мөһаҗир татар язучылары” номинациясе- Хәйретдинов Аяз Гаяз улы - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы МБГБУ “Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе” укучысы (җитәкчеләре Шигапова Г.Х., Сәләхова И.Г., Кабирова А.Р.); Шакирова Ильвина Ренат кызы- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы МБГБУ “Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе” укучысы (җитәкчесе Гыйбадуллина Г.М.);
5.“ Рәсәй- безнең уртак өебез” (Укучылар иҗат шигырьләр)” номинациясе- Сабиров Ильяс Васил улы- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы МБГБУ “Арчаның 5 гимназиясе” укучысы (җитәкчесе Гыйниятова Г.Р.);
6. “Мәктәп музее- тәрбия учагы” номинациясе- Салахова Эльмира Сабирҗан кызы- Татарстан Республикасы Норлат шәһәренең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернаты укытучысы; Дәүләтова Рушания Фатих кызы- Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы МБГБУ “Тойгелде төп гомуми белем мәктәбе” укытучысы;
7. “Җәлилчеләр батырлыгы- яшь буынны тәрбияләүдә үрнәк” номинациясе- Кәбирова Әнисә Рәшид кызы - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы МБГБУ “Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе” укытучысы.
8. “Гаилә – бәхет ачкычы”(Укытучылар иҗат иткән чәчмә әсәрләр)” номинациясе- Касыймова Зөһрә Габбас кызы- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы МБГБУ “Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе” укытучысы.
Фотолар мәктәп архивыннан





Комментарийлар