Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада «Әлиф ЛӘМ МИМ» китабын тәкъдим иттеләр

Арча педагогика көллиятендә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Лилия Гыйбадуллинаның «Әлиф ЛӘМ МИМ» китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.

Арча педагогика көллиятендә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Лилия Гыйбадуллинаның "Әлиф ЛӘМ МИМ" китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Повесть әлифбачылар Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитовага багышланган. Кичәгә Сәләй ага белән Рәмзия апаның укучылары да килгән иде.

Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова шундый гыйбрәтле әсәр иҗат итүе өчен Лилия Гыйбәдуллинага рәхмәт әйтеп, чәчәкләр тапшырды.

Лилия Арчада Әлифба музеенда була, аның җитәкчесе Дамир Таҗиев белән озак кына сөйләшәләр, материал туплый. Аннан Сәләй аганың туган авылына бара.  Самара өлкәсе Камышлы районы Татар Байтуганы авылында әлифбачының балачагы турында мәгьлуматлар җыя.

Кичә көллият студентларының чыгышы белән үрелеп барды. Алар әлифбачылар язмышыннан сәхнә күренешләре күрсәтте, тамашачыларныф җыр-биюләре белән сөендерде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ