Логотип Магариф уку
Цитата:

Апанай мәдрәсәсендә Гаяз Исхакый күргәзмәсе эшли

Апанай мәчете - Казанның иң күркәм һәм бай тарихлы гыйбадәт йортыларының берсе. Әби патша боерыгы буенча төзелгән таш мәчет үзенең 255 еллыгын билгеләп уза.

Апанай мәчетендә журналистлар өчен ифтар оештырылды. Каләм әһелләрен мәчетнең бүгенге эш-гамәлләре, бинадагы төзекләндерү эшләре белән таныштырдылар.   

Мәгълүм булганча, Апанай мәчете XVIII гасыр ахырында Мәрҗани мәчете белән берлектә салынган таш мәчет. Мәчет төзелешенә сәүдәгәр Якуб Солтангалиев зур матди өлеш кертә. Мәчет төрле елларда -  “Икенче җәмигь”, “Тау тишеге”, “Байлар”, “Апанай” дип йөртелә. Мәчет мәдрәсәсендә  төрле елларда татарның күренекле мәгърифәтчеләре гыйлем туплаган. Биредә заманында Гаяз Исхакый да белем алган. Мәдрәсәнең тарихи бүлмәсендә Г.Исхакыйга багышланган күргәзмә эшли башлады. Тарихи экспонатларга бай күргәзмә галим Лена Ханым Гайнанова архивында сакланган фото, документ һәм китаплар буенча әзерләнгән. Биредә моңарчы киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмаган документлар белән дә танышырга мөмкин.

Шулай ук мәдрәсәдә китапханә дә эшли башлады.

Китапханәдә  «Иман» а нәшриятының 1000нән артык китабы урын ала. Теләгән һәр кеше бирегә килептатарның милли һәм дини мирасы белән таныша ала. Уңайлы уку залына керү ирекле. Мәдрәсәдә уникаль экспонатлар һәм мәдрәсәнең тарихи язмалары, шул исәптән инкыйлабка кадәрге мәдрәсәнең көндәлекләре һәм расписаниесе, укучылар һәм остаз фотосурәтләре, шулай ук мәдрәсә миче фрагментлары тәкъдим ителгән.

Апанай мәчете федераль әһәмияткә ия тарихи һәйкәлләр исемлегендә. Мәчет каршында 1918 елга кадәр Россиядә дан тоткан “Күл буе” мәдрәсәсе эшләгән. Хәзерге вакытта мәдрәсәдә төзекләндерү эшләре алып барылды. Тарихи бинаның бүлмәләре кабаттан шәкертләр кабул итә. Апанай мәчетенең имам-хатыйбы мәдрәсә эшчәнлеге хакында бәян итте һәм авыз ачканнан соң журналистларның күп санлы сорауларына җавап бирде.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ