Әнием, бәгьрем, сине котлар өчен, нинди матур сүзләр табыйм соң?
Хөрмәтле, кадерле әнием матурым, Cөнгатова Наилә Низам кызы!
Сине әниләр көне белән тәбрик итәм.
Әнием, бәгьрем, сине котлар очен,
Нинди матур сүзләр табыйм соң?
Күңелеңне шатландырыр өчен,
Нинди эшләр кылып карыйм соң?
Йөрәгемнең иң түрендә гел син,
Карашың чакыра үзеңә.
Әйтерсең лә канатланып очып,
Мин ашкынам сиңа уземдә.
Еллар үтә дип, кайгырма, әни,
Син бүген дә гүзәл, чибәрсең.
Саф күңелең унсигездә әле,
Тормыш диңгезендә йөзәсең.
Гаилә - мәктәп, барсын бергә бәйли,
Икесе дә бик тә кадерле.
Биш балага укытучы - әни,
Сабыр гына барсын кадерли.
Безнең өчен якты маяк та син,
Туры сүзле, тирән белемле.
Әдәп серләренә өйрәтүче —
Киң күңелле, иң дә кадерле.
Бәйрәмегез белән тәбрик итеп,
Теләкләрнең телик изгесен.
Сәламәтлек белән тыныч яшәп,
Тигезлектә үтсен гомерең.
Тормышыңда зур уңышлар сиңа,
Телибез тик шатлык-бәхетләр.
Тырыш хезмәтнең игелеген күр,
Бездән сиңа шушы теләкләр.
Син – безнең горурлыгыбыз, без сине бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Иң матур теләкләр белән: тормыш иптәшең,балаларың, кияү- киленнәрең,оныкларың исеменнән кызың Нурзилә. 20.11.2025.
Арча районы, Сеҗе мәктәбе, Минһаҗева Нурзилә Җәүдәт кызы, сәнгать, биология, химия укытучысы.
Фото шәхси архивтан





Комментарийлар