«Әни, әнкәй, әнкәем» шәһәркүләм бәйгесенә йомгак ясалды
Бу фестиваль-бәйге Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә, Бөтендөнья Татар Конгрессы, Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы , Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды ярдәме белән уза.
"Әни, әнкәй, әнкәем" шәһәркүләм бәйгесенә йомгак ясалды. Бу фестиваль-бәйге Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә, Бөтендөнья Татар Конгрессы, Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы , Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды ярдәме белән уза.
Бәйгедә башкалабыз районнарында җиңү яулаган әниләр тапкырлыкта, җыр-биюдә, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр, гаилә шәҗәрәләре белән таныштырдылар. Матур гаиләләр бер-бер артлы сәхнәгә чыктылар. Әниләрнең берсеннән-берсе уңганлыгына сокланмый мөмкин түгел иде.
Бәйгедә катнашучыларны Казан шәһәре мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Баһавиева Рәйхана Әминовна һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Арсланова Рәхимә Минвәли кызы сәламләде. Ә соныннан «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды һәм үз фикерләрен дә җиткерде.
Быел бәйгедә Гран-при иясе – Киров районының 134 нче балалар бакчасыннан Гыйззәтуллина Алия Әнәс кызы.





Комментарийлар