«Алтын мөнбәр» илләрне берләштерә
«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестиваленең шорт-бите формалаштырылды. 5 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр Татарстан башкаласында узачак форумның конкурс программасына 50 фильм керде.
Быел оештыру комитетына 67 илдән барлыгы 845 гариза килгән.
Сайлап алу комиссиясе конкурс программасын формалаштырды, анда Россия, Беларусь, Һиндстан, Кытай, Иран, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Азәрбайҗан, Төркия, Гыйрак, Сирия, Мисыр, Марокко, Согуд Гарәбстаны, Кения, Черногория, Тунис, Малайзия, Бангладеш, Германия, Франция, Нидерланд, Греция фильмнары кергән, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.
Татарстанда төшерелгән һәм Татарстан турында фильмнар номинациясендә 10 фильм һәм тагы 10 ы «Тулы метражлы уен фильмнары», «Кыска метражлы уен фильмнары», «Документаль фильмнар», «Анимацион фильмнар» номинацияләрендә тәкъдим ителә.
Фестивальнең оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы – Россия Мөфтиләр шурасы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты.
Комментарийлар