Логотип Магариф уку
Цитата:

«Алтын мөнбәр» гариза бирү кампаниясенә йомгак ясалды

Татарстан башкаласында узачак Халыкара кинофестиваль тарихында иң күп гаризалар кабул ителде.

Татарстан башкаласында узачак Халыкара кинофестиваль тарихында иң күп гаризалар кабул ителде. Татарстан Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, 66 илдән – 1030 фильм. Беренче тапкыр Венесуэла, Бруней һәм Того дәүләтләре дә үз эшләрен тәкъдим иткән.

Фестивальнең ачу тантанасында Рамил Төхфәтуллинның «Укытучы» фильмы күрсәтеләчәк. Бу картинала танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани тормышы һәм эшчәнлеге чагылыш таба.

Төп конкурс жюри составын Иран режиссёры Мәҗид Мәҗиди җитәкләячәк. Фестиваль программасына 54 фильм кергән, ә барлыгы 146 картина күрсәтеләчәк.

«Бездә Ислам турында бик яхшы фильмнар бар. Безнең тамашачылар зур режиссерлар тудырган фильмнарның искиткеч үрнәкләрен күрә алачак», – дип сөйләде кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.

Яңалыклардан: тавыш режиссурасы һәм музыкаль бизәү өчен номинацияләр, шулай ук иң яхшы милли сериал өчен приз булдырылган.

Казан Кремле территориясендә «Этник кино. Үсү нокталары» махсус проекты оештырылачак. Моннан тыш, Мисыр һәм гарәп илләре киносы көннәре кысаларында тамашачыларга уникаль фильмнар тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук халыкара кинопроектлар питчингына гаризалар кабул итү старт алды. Бу конкурсның төп максаты — Татарстан белән уртак фильмнар төшерүне активлаштыру. Катнашучылар тулы метражлы фильмнар һәм вертикаль сериаллар категорияләрендә үз проектларын тәкъдим итә ала.

 

Чыганак: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ