Алабугада кышны озаттылар
1 март көнне Алабугада яз килү уңаеннан Май чабу бәйрәме узды.
Иртән Шишкин буаларында «Кышны озату» халык күңел ачулары башланды. Тик кыш әле китәргә ашыкмый кебек иде: үзәккә үтәрлек суык тәндә йөгерде. Бәйрәм булгач, халык уйнап, биеп җылынып алды. Чара мохите өчен локаль артистлар җавап бирде – зур сәхнәдә халык җырларын башкардылар. Килгән кунаклар да тик тормады: аларга кушылып рәхәтләнеп биеделәр.
Май чабу бәйрәмен мичтән чыккан кайнар коймактан башка һич тә күз алдына китереп булмый! Их аның исләре, их аның тәмнәре! Телеңне йотарлык инде... Чарада берничә ноктада минут саен диярлек мичтән кайнар ризык чыгарып тордылар... Бәясенә килгәндә, 2 коймак һәм чәй 100 сумга төшкән иде.
Минем өчен бүгенге көн Шишкинның мемориаль йорт-музеенда төгәлләнде. Биредә рәссамның балачагы һәм яшьлеге турында күп мәгълүмат алып була. Бөек рәссамның әнисе улының рәсем сәнгате белән шөгыльләнүенә каршы булган, чөнки бу сәүдәгәрләр эше булмаган. Ләкин әтисе аңа сәнгать училищесына укырга керергә рөхсәт биргән. Йортта рәссам иҗаты белән танышып, тәрәзә манзарасына карап, сиздермәстән рәхәтлек кичереп куясың. Мондый матурлыкны үз күзләрең белән күрү ни тора...
Комментарийлар