«Әйлән-бәйлән» шәһәр бәйгесенең финалы үтте
Казан шәһәренең 187нче балалар бакчасында «Әйлән-бәйлән» татар халык уеннары буенча икенче шәһәр фестиваль-бәйгесенең финалы үтте.
Чара балаларнытатар халык уеннары белән таныштыру, аларны милли мохиттә тәрбияләүгә юнәлтелгән. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Казан шәһәренеңМәгариф идарәсе ярдәмендә үткәрелде.
Бәйгедә барлыгы Казан шәһәренең 182 балалар бакчасы катнашкан, шуларның 21е финал өлешенә үткән.
Чыгыш ясаучыбалалар мәртәбәле жюри хозурына «Парлы уены», «Самавыр», «Капкалы», «Йөзек салыш» кебек халкыбызның милли уеннарын күрсәттеләр.
Бәйгенең Гран-прииясе – Казан шәһәре Совет районының татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 330 нчы номерлы «Таңсылукай» балалар бакчасы. Әлеге бакчагайөрүче балалар халкыбызның милли мирасы булган «Парлы уен» тамашасын осталык белән башкардылар.
Фотода Гран-при ияләре - 330 нчы "Таңсылукай" балалар бакчасы балалары.
Комментарийлар