«Әдәби марафон – 2025» финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелде
Бүген, 10 декабрь көнне, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Әдәби марафон– 2025» финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелде.
Белешмә: «Әдәби марафон» Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, быелгы марафонда актив укучы саны – 2558, ә аларның гомуми саны 5580 гә җитә. Шушы укучылар арасында проектта даими катнашучылар (ягъни 2025 елда әдәби марафоннарның берсен дә) бар. Алар саны 552 не тәшкил итә.
Иң актив әдәби марафончылар Арча, Мөслим, Әлмәт, Балык Бистәсе, Мамадыш, Әгерҗе, Түбән Кама, Чистай, Сарман, Лениногорск, Яшел Үзән районнары һәм Казаннан.
Чара кысаларында язучылар белән фото һәм автограф-сессияләр, интерактив оештырылды.
Автор фотолары





Комментарийлар