Логотип Магариф уку
Цитата:

4 яшендә «Су анасы»н яттан сөйләгән татар малае

Бүген, 27 февраль көнне, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиясе лауреатларын игълан иттеләр. Быел алар саны– 12.

Бәйгенең «Замандаш. Галиәсгар Камал. Комикслар» номинациясендә җиңү яулаган Әнсәр  Шәрифуллинның әнисе Рания  Шәрифуллина белән җанлы гына әңгәмә корып алдык. Әнсәр – быел премиянең иң яшь лауреаты, аңа 14 яшь. 

Әнисе аны Габдулла Тукай әкиятләренең чын фанаты ди :

 – Әнсәр кечкенәдән татар телендә китаплар укырга ярата. Әсәрләрне укып кына алмый, ә аларны иҗатында куллана (рәсемгә төшерә, пластилиннан образлар тудыра). Бәйге өчен ул Габдулла Тукай әсәрләрендәге мифологик образларны (Шүрәле, Су анасы) кулланып, комикс иҗат итте. Шунысы игътибарга лаек: Әнсәр 4 яшендә «Су анасы»н яттан сөйли иде. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ