Логотип Магариф уку
Цитата:

2026 елда төзекләндереләчәк паркларны һәм ишегалларын сайлау өчен сораштыру башланды

21 апрельдән 12 июньгә кадәр 2026 елда төзекләндереләчәк паркларны һәм ишегалларын сайлау өчен сораштыру башланды.Тавыш бирү gorodsreda.tatar.ru сайтында һәм “ТР Хезмәтләре” кушымтасында “Халык сораштырулары” бүлегендә уза.

Сайлау өчен 283 иҗтимагый урын (парклар, яр буйлары, скверлар) һәм 812 ишегалды тәкъдим ителә. Иң күп тавыш җыйган 200 ишегалды “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндереләчәк. Программа кысаларында юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, балалар һәм спорт мәйданчыклары, утыргычлар  һәм чүп җыю мәйданчыкларын урнаштыру планлаштырыла.

Тавыш бирү “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында “Яшәү өчен инфраструктура” Милли проекты кысаларында уздырыла.

Фото: Шәһәрләрне үстерү институты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ