Логотип Магариф уку
Цитата:

2026 елда ТДИ: расписание һәм төп таләпләр

ТДИның төп чоры быел 2 июньнән алып 6 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Өстәмә чор – 3–25 сентябрь.

Татарстанда ТДИ 176 имтихан үткәрү пунктында узачак. Биредә офлайн-видеокүзәтү урнаштырылачак.

Быел 9 нчы сыйныфларда беренче тапкыр ТДИ 2.1 технологиясе кулланылачак: материаллар куркынычсыз интернет челтәре аша тапшырылачак һәм аудиторияләрдә бастырылачак.

ТДИда нәрсә кулланырга мөмкин?

 – укучы математика, биология, география һәм физикадан линейка куллана ала.

 Экзамен материаллары комплектында  химия предметыннан – химик элементлар таблицасы, ә математикада формулалар белешмәсе бирелә.

Шулай ук имтихан үткәрү пунктларында укучыларга география, биология, физика һәм химиядән программалаштырылмаган калькулятор; географиядән  атлас; рус теле имтиханында орфографик  сүзлек; әдәбиятта әсәрләр җыентыгы һәм сүзлек бирелергә мөмкин.

ТДИ дәвамлылыгы

 – рус теле, математика, әдәбият, туган тел – 3 сәгать 55 минут;
 –  физика, тарих, җәмгыять белеме, химия – 3 сәгать;
 –  информатика, география, биология – 2 сәгать 30 минут;
 – чит телләрнең язма өлеше – 2 сәгать;
 – чит телләрнең сөйләм өлеше – 15 минут.

 Имтиханга нәрсә алып килергә кирәк?

 – Паспорт;

 – кара гельле ручка алып килү мәҗбүри. Зәңгәр ручка кулланырга ярамый, чөнки компьютер җавапларны укымаска мөмкин.

Укучыга үзе белән үтә күренмәле кечкенә шешәдә газсыз су; шоколад яисә батончик (кипкән җиләк-җимеш, чикләвек, банан) кебек җиңел ризык алып килергә рөхсәт ителә. Ашамлык кәгазендә формула яки химик элемент рәсемнәре булырга тиеш түгел. Табиб белешмәсе булган очракта имтиханга дару алып керергә мөмкин.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ