2026 елда мәктәпләрдә яңа мәҗбүри предмет: «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте»
2026 елдан башлап мәктәп программасына «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дигән мәҗбүри предмет кертеләчәк. Бишенче сыйныфта әлеге курсны өйрәнүгә 17 сәгать, ә алтынчы һәм җиденче сыйныфларда 34 әр сәгать вакыт биреләчәк, дип хәбәр итә БИЗНЕС-ОНЛАЙН.
Уку әсбабын Мәскәү педагогика дәүләт университеты (МПГУ) әзерли. Университет ректоры Алексей Лубков билгеләп үткәнчә, курс рус һәм Россия цивилизациясенең рухи-әхлакый кыйммәтләренә багышланачак. Материалны укучыларга үз чорының геройлары булган күренекле шәхесләрнең биографияләре һәм батырлыклары аша җиткерү планлаштырыла.
Фото: freepik.com
Комментарийлар