Логотип Магариф уку
Цитата:

18 майда Изге Болгар җыены узачак

Җыен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисади форумы мәдәни программасы кысаларында оештырыла.

Быелгы чараның яңалыгы — җырлар музыкасыз яңгыраячак. Шулай ук хәзрәтләр тарафыннан вәгазьләр башкарылачак.

Җыенның төп өлеше - тәүбә кылу - Болгар шәһәрчегендәге Кече манараянында узачак. Аны Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барачак. 

Чарада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың мөхтәсибләре һәм имамнары, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы вәкилләре, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы катнашучылары, шәкертләр һәм барлык теләүчеләр катнашачак.

Изге Болгар җыенының кульминацион вакыйгасы – тарихи Болгар Хан мәчетендә җәмәгать белән намаз уку булачак.

Моннан тыш, җыен кысаларында мәдәни чаралар, интерактив һәм тематик мәйданчыклар эшләячәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ