Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрында үзгәрешләр: яңа режиссер, премьералар

Агымдагы елның сентябрь аеннан К.Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров булачак. Бу хакта «К.Тинчурин исемендәге театр: тарихи үзгәрешләр чорында» дип исемләнгән матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

– Моңа кадәр тәкъдимнәр булса да, мин аларны кабул итмәдем – үземне әзер түгел дип саный идем, ягъни ирекле режиссер булып, тәҗрибә туплыйсым килде. Хәзер инде тәҗрибәм тупланган дип саныйм, шуңа күрә әлеге тәкъдимне кабул иттем. Идеяларым, күзаллавым да бар, – диде Айдар Җаббаров.

Айдар Җаббаров Тинчурин театрның 92 нче сезонында беренче өч спектакльне үзе куячак. Аларның барысы да музыкаль әсәрләр.

Беренче премьера – «Хыял артыннан» спектакле (авторы – Резеда Гобаева) 10 октябрьгә планлаштырыла. «Аны без берничә ел элек Мәскәүдә узган Татарстан мәдәнияте көннәрендә бер генә тапкыр күрсәттек. Ул бик җылы, совет стилистикасына охшаш, юморлы спектакль. Анда Совет чорындагы татар хитлары оркестрга кушылып башкарылачак», – дип ассызыклап үтте режиссер.

Икенче премьера исә ноябрьдә Кече залда Салават Юзеев пьесасы буенча куелачак. Өченчесе – Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе». Ул Яңа ел алдыннан булачак. Шулай ук Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» музыкаль спектакле куелышы да узачак.

Моннан тыш, театрда клоунада жанрында балалар спектакле дә дөнья күрәчәк.

Шулай ук Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнгән драма да сәхнәгә куелачак. 2026 елда Чыңгыз Айтматовның әсәре буенча спектакль планлаштырыла.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ