Рус теле һәм математика – төп фән
Урта мәктәпне уңышлы тәмамлау өчен алга таба да ике фәнне – рус телен һәм математиканы – яхшы белү мөһим булып калачак.
Югары уку йортында белем алуын дәвам итәргә теләүче яшьләр БДИны югары баллга тапшырырга тиеш. Быел КФУның IT-лицеен тәмамлаган Ләйсән Шакирова да башка бик күп яшьтәшләре кебек фәннәрне йөз баллга тапшыру хыялы белән укыган. Сыйныфташлары алдында укытучы ролендә дистәдән артык дәрес тә биргән ул. Аның БДИ нәтиҗәләре дә куандыра: рус теле, профильле математика һәм химия буенча 300 балл җыйган. Киләчәктә кыз укуын Казанда Бутлеров исемендәге Химия институтында «фундаменталь һәм гамәли химия» юнәлешендә дәвам итәргә уйлый.
Шунысын да искәртик: аттестат алу өчен ике фәнне – рус теле һәм математиканы тапшыру җитә. Моңа югары уку йортына укырга керергә теләүчеләргә булачак белгечлеккә бәйле предметлар өстәлә. IT өчен информатика һәм профильле математика, юриспруденция юнәлешендәгеләр – җәмгыять белеме һәм тарих, булачак медицина хезмәткәрләре биология һәм химия фәннәреннән имтихан тапшырырга тиеш. Югары баллга, әлбәттә.
Альберт САБИР





Комментарийлар