Казанда кикбоксинг мәктәбе бүлеген ачачаклар
22-24 август көннәрендә Казанда бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә кикбоксинг буенча «Казан Мэры Кубогы» узачак. Россиянең 8 төбәгеннән 100 дән артык спортчы катнашыр дип көтелә.
Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов белдергәнчә, турнир республикада кикбоксингны популярлаштыру буенча масштаблы эш башлануын билгели.
Ярышлар ике дисциплинада узачак: фул-контакт (яшь категорияләре: 13-14, 15-16, 17-18 яшь) һәм К-1 (15-16 һәм 17-18 яшь). Гомуми приз фонды 320 000 сум тәшкил итәчәк.
Оештыручылар чарага барлык көрәш сөючеләрне дә чакыра. Турнир узган көннәрдә махсус мәгълүмати стендлар эшләячәк, анда теләгән һәркем кикбоксинг һәм спортның бу төре белән шөгыльләнү мөмкинлекләре турында белә алачак.
Татарстан Республикасында кикбоксингны үстерү кысаларында 2026 елның гыйнварында Казанда кикбоксинг мәктәбенең махсуслаштырылган бүлеген ачу планлаштырыла.
– Кикбоксинг мәктәбе бүлеге 170 нче мәктәп территориясендәге элеккеге тир бинасында барлыкка киләчәк. Анда капиталь ремонт ясарга телибез. Хәзер бу спорт төре клуб нигезендә генә үсә, ә без нәкъ менә спорт мәктәбе ясарга телибез, – дип сөйләде Линар Гарипов.
Фото: freepik.com
Комментарийлар