KAZAN DIGITAL WEEK – 2025: технологияләр һәм инновацияләр
17–19 сентябрьдә Казанның «Kazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәге чираттагы масштаблы халыкара форумны – Kazan Digital Week форумын кабул итте.
Чараның максаты – Россия җәмгыятенең барлык өлкәләрен цифрлаштыруның нәтиҗәле юлларын бергәләп эзләү өчен югары технологияләр индустриясен, дәүләт хакимияте органнарын һәм бизнесны бер мәйданда очраштыру.
Форум заманча технологик прогрессның актуаль мәсьәләләренең киң спектрын колачлады:
- интеллектуаль транспорт системалары;
- дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр;
- санлы индустрия 4.0;
- мәгарифтә цифрлы технологияләр;
- мәдәнияттә цифрлы технологияләр;
- яңа заманның киберкуркынычсызлыгы;
- финтех экосистемасы;
- бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;
- сәламәтлек саклауда һәм медицинада цифрлы технологияләр;
- авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.
Форумга чакырылган кунаклар арасында Россия башкарма хакимиятенең югары органнары һәм эре технологик корпорацияләр вәкилләре бар иде. Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев илдә IT-өлкә хезмәткәрләре санының миллионнан артык кешегә кадәр үсүен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов цифрлаштыру темплары һәм ясалма интеллектны уңышлы гамәлгә кертү буенча Татарстан ролен ассызыклады.
«Белем бирү процессында цифрлы технологияләр» секциясе Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Иванович Поминов җитәкчелегендә узды. Төп чыгышлар арасында Россия Мәгариф министрлыгының цифрлы трансформация проектлары, Үзбәкстан тәҗрибәсе, Һиндстанның виртуаль чынбарлык технологияләре, «Линда» платформасы, медиа-мәгълүматны кабул итүне үзгәртү, «РУВИКИ» проекты, мәктәп хезмәт дәресләрен цифрлаштыру һәм кадрлар әзерләү үзенчәлекләре, бизнес белән дәүләтнең үзара хезмәттәшлеге турында докладлар яңгырады. Бу докладлар белем бирүдә цифрлы технологияләрнең әһәмиятен күрсәтеп, мәгариф даирәсендәге заманча алымнарны һәм тенденцияләрне чагылдырды.
Форумның өч көн эшләү дәверендә меңгә якын эшлекле очрашу, фикер алышу һәм инновацион проектларны тәкъдир итү булды. Катнашучылар саны дөньяның 74 иленнән 20 мең кешедән артып китте. Цифрлы технологияләр һәм ясалма интеллект өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләр һәм меморандумнар имзаланды, криптофорум узды. Шул рәвешле, Kazan Digital Week – 2025 мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм цифрлы икътисад өлкәсендә дөнья дәрәҗәсендәге төп вакыйга буларак үзенең әһәмиятен раслады.
Автор фотолары
Комментарийлар