Иҗтимагый советта үзгәреш
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет үзенең составына яңа вәкилләр кабул итте.
Алар арасында ТР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, Россия ислам институты ректоры, Татарстан мөфтиенең мәгариф һәм фән буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Казан епархиясенең дини мәгариф һәм катехизация бүлеге рәисе Александр Данилов, ТР Яшьләр хөкүмәте рәисенең мәгариф һәм фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Дамир Миңнеханов керде.
Төрле өлкәләрдә эшләүче, мәгариф һәм фән мәсьәләләре белән шөгыльләнүче вәкилләр тупланган бу советны В.Г.Тимирясов исемендәге Казан Инновация университеты ректоры Асия Тимирясова җитәкли.
Комментарийлар