«Апуш»лылар «Көндәлек» тәкъдим итте
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» балалар студиясе «Көндәлек» биографик драманы тәкъдим итте. Пьеса авторы – язучы Гөлүсә Батталова.
Әсәр Казан Мэриясенең «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсында җиңү яулаган.
Гөлүсә Батталова спектакль турында фикерләре белән уртаклашты:
– Бу пьеса нигезендә – гаиләбез тарихы. Төп герой Равил – минем бабам. Әсәрдәге барлык вакыйгалар да чынбарлыктан алынган. Спектакльдән соңгы хис-кичерешләр шундый көчле! «Апуш» студиясе артистларының ихлас уены, вакыйгаларны үз йөрәкләре аша үткәрә белүләре сокландырды. Спектакльнең бөтен иҗади командасына зур рәхмәтемне белдерәм. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә балалар катнашында әлеге спектакльнең дөнья күрүе олы мәгънәгә ия», – диде ул.
Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова.
Яшь актерларның сәхнә теле буенча остазлары – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхова. Вокал буенча исә балалар белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал педагогы Лилия Зәйнуллина шөгыльләнде.
Сюжет: Бөек Ватан сугышы чоры балаларының язмышы сурәтләнә. 10 яшьлек Равил исеменнән вакыйгалар сөйләнә. Ул татар телендә сугыш ачысын сыйдырган көндәлек алып бара. Әсәрдә балалар җилкәсенә төшкән афәт авырлыклары: бер телем ипигә дә тилмергән чаклар, якыннарының вафаты, «уфалла» арбасын бик яшьләй тартырга туры килүләр осталарча бирелгән.
Куелыш дәвамында күз яшьләрен түкмәгән бер генә дә кеше булмагандыр залда. Шунысы сөендерә: кечкенә балалар да, аңлап карап утырдылар.
Автор фотолары
Спектакльдән өзек белән телеграм-каналда таныша аласыз:
Комментарийлар