Апрель аенда Казанда халыкара педагоглар форумын уздырырга планлаштыралар
Казан мэры Илсур Метшин «Ел укытучысы – 2025» премиясенең шәһәр этабында катнашучыларны бүләкләү тантанасында Казанда БРИКС илләре вәкилләре катнашында укытучылар өчен халыкара форум уздыру турында игълан итте.
Форумның төп максаты – Казан педагогларын балаларга белем бирү һәм тәрбия бирүдә алдынгы технологияләр белән таныштыру, шулай ук укытучы һөнәренә игътибар җәлеп итү.
Казанга форумга чит ил спикерлары гына түгел, ә бөтен Россиядән иң яхшы педагоглар да килер дип көтелә.
Шәһәр башлыгы билгеләгәнчә, Казанның мәгариф системасында талантлы педагоглар эшли. Укытучылар һәм директорлар, тәрбиячеләр һәм мөдирләр шәһәр конкурсларында гына түгел, Бөтенроссия бәйгеләрендә дә урыннар яулыйлар.
Халыкара укытучылар форумының датасы һәм программасы соңрак игълан ителәчәк. Фаразланганча, ул апрельдә узачак.
Фото: Казан мэриясе сайты
Комментарийлар