Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әниләр һәм бәбиләр» фильмы төшерелде

Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча тулы метражлы нәфис фильм төшерелде. Әлеге проект авторның 90 еллыгына багышлана һәм «татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Картинаның режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов. Икенче режиссер – Юлия Захарова. Оператор-куючы – Егор Кашинский. Проектның продюсеры – Миләүшә Айтуганова.

Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» тарихы актуаль социаль проблемаларга кагыла, бер үк вакытта яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм гаилә, гаделлек һәм шәфкатьлелек, хыянәт һәм гөнаһларны йолып алу темаларын да ача.

Әсәрдәге сюжет бала тудыру бүлегенең бер палатасына эләккән берничә хатын-кыз турында сөйли. Героиняларның һәркайсының үз шәхси, бәхетле яки фаҗигале тарихы бар: берсе инде уникенче тапкыр ана була, икенчесе баланы ирсез үстерергә тиеш, өченчесе, күп еллар көткәннән соң, ана булу шатлыгын тоя, ә дүртенчесе үз баласыннан баш тартырга карар кыла. Бу язмышлар хәзерге заманның кискен социаль проблемаларын чагылдыра, мәсәлән, Россиядә аналарның яңа туган балалардан баш тарту проблемасы елына 50 меңгә якын.

Фильмның лейтмотивы булып үткәндәге хаталар аркасында әни булу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән хатын-кыз язмышы тора. Нәкъ менә картина авторлары тарафыннан аның тарихы һәм баладан баш тартырга карар кылган героиня язмышы арасында төзелгән параллель әсәрнең төп идеясен чагылдыра.

  • Фильмның төп өлеше Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенең акушерлык бүлеге территориясендә төшерелде. Йомгаклау эпизодлары балалар һәм яшүсмерләр өчен «Дуслык» социаль тернәкләндерү үзәгендә төшерелде,   ди проект авторлары.

 

  • Исегезгә төшерәбез: фильмның беренче күренешләре 2024 елның декабрендә В.Аксенов исемендәге скверда төшерелгән. Хәзерге вакытта картина постпродакшн этабында.

Картинада төп рольләрне Татарстан Республикасының танылган артистлары башкарган: Миләүшә Шәйхетдинова,  Илфат Камалиев, Кадрия Вәлиева, Мәдинә Гайнуллина, Юлия Маширова, Әдилә Хәсәнова һ.б.

“Әниләр һәм бәбиләр” әдәби әсәр кысаларыннан чыгып, мөһим социаль юлламага әверелә. Картина игътибарны традицион гаилә кыйммәтләренә юнәлтә. Балалар турында кайгыртуның һәм гаиләгә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклый, тамашачыларны җәмгыять алдында шәхси җаваплылык турында уйланырга чакыра. Фильм ныклы гаилә – сәламәт җәмгыятьнең нигезе, һәм нәкъ менә ул милләтнең киләчәген формалаштыра, дип искә төшерә,   ди  фильмны төшерүчеләр.

Бу проект Туфан Миңнуллин мирасын дәвам итеп кенә калмый, бәлки татар халкының мәдәни байлыгын саклап калуга ярдәм итә, яшь буынны милли традицияләрне өйрәнергә һәм хөрмәт итәргә рухландыра.

Фото: «Татаркино» матбугат хезмәте

 

 

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ