2026 елда БДИ: расписание һәм төп таләпләр
Быел Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 1 июньнән алып 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Узган еллар чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханны резерв көннәрдә генә – 22–25 июньдә тапшыра ала.
Өстәмә чорда – 4, 8 һәм 25 сентябрьдә – рус теле һәм база математикасы буенча имтиханнарны яңадан тапшыру (төп чорда начар нәтиҗә күрсәтелгән яисә авыру сәбәпле төп чорда имтихан тапшыра алмаган очракта) мөмкинлеге булачак. Моннан тыш, 8 һәм 9 июльдә чыгарылыш укучылары нәтиҗәне яхшырту өчен БДИның бер фәнен яңадан тапшыра ала. Әмма беренче нәтиҗә исәпкә алынмаячак.
Имтиханнар расписаниесе
– 1 июньдә тарих, әдәбият һәм химия;
– 4 июнь – рус теле;
– 8 июнь – математика.
– 11 июнь – физика, җәмгыять белеме;
– 15 июнь – биология, география, чит телләр ( язма өлеше);
– 18 һәм 19 июнь – чит телләр (сөйләм өлеше), информатика буенча имтиханнар үтәчәк.
БДИ барышын кем күзәтә?
Татарстанда БДИ үткәрү өчен 86 пункт ачылачак. Барлык аудиторияләрдә онлайн видеокүзәтү оештырылачак. Имтихан барышын җәмәгать күзәтүчеләре һәм «Смотри.ЕГЭ» платформасындагы онлайн күзәтүчеләр контрольдә тотачак. Экзамен материаллары интернет аша җибәреләчәк, аудиторияләрдә бастырылачак һәм сканерланачак.
БДИда нәрсә тыела?
Имтихан вакытында тыела:
– телефон һәм башка элемтә чаралары; электрон техника; фото, аудиоматериаллар һәм видеотехника; шпаргалкалар; мәгълүмат саклау чаралары алып керү тыела.
– имтихан материалларын фотога төшерергә;
– аудиториядән караламаларны алып чыгарга;
– сөйләшергә; урын алыштырырга; башка катнашучылар белән әйбер алмашырга ярамый;
– оештыручыдан башка аудиториядән йөрү.
Кагыйдә бозган өчен нәрсә яный?
Кагыйдә бозган укучы имтиханнан чыгарыла һәм быел аны яңадан тапшыра алмаячак. Әгәр имтихан үткәрү тәртибе бозылса, чыгарылыш укучысы апелляция бирә ала. Гариза имтихан көнендә үк дәүләт имтихан комиссиясе әгъзасына имтихан тапшыру пунктыннан чыкканчы тапшырыла.
БДИда рөхсәт ителә
Имтихан пунктларында: биология, физика, химия фәннәреннән – программалаштырылмаган калькулятор; әдәбиятта орфографик сүзлек бирелә. Математика һәм физикада линейка кулланырга мөмкин. Географиядә: калькулятор; Россиянең административ картасы; дөньяның сәяси картасы куллану рөхсәт ителә. Рус теле, тарих һәм җәмгыять белемендә өстәмә чаралар кулланылмый. Информатика һәм чит телләр буенча имтиханнар интернетсыз компьютерларда үткәрелә.
БДИ дәвамлылыгы
Профиль математикасы, физика, биология һәм әдәбияттан имтихан 3 сәгать 55 минут булачак. Рус теле, тарих, җәмгыять белеме һәм химия – 3 сәгать 30 минут. База математикасы, география, кытай теле (язма өлеш) – 3 сәгать. Чит телләрнең язма өлеше – 3 сәгать 10 минут. Сөйләм өлеше: чит телләр – 17 минут; кытай теле – 14 минут.






Комментарийлар