Нөнәгәрдә «Укытучылар аллеясы»
Без Татарстан Республикасының иң төньягында Киров өлкәсе белән чиктәш утыручы Балтач районы Нөнәгәр авылы мәктәбендә. Бирегә килүебез очраклы түгел. Тыштан ук ялт иткән мәктәпнең эш-гамәлләре дә һич кенә дә тел-теш тидерерлек түгел. 1983 елда төзелгән мәктәпне моннан биш ел элек кенә капиталь ремонт вакытында коры кирпеч диварлар калганчы кырып, яңабаштан сүтеп җыйганнар. Бөтен җиһазлар яңартылган. Шул шаукымда мәктәпкә балалар бакчасы да кушылган. «Барысы өчен үзебезнең җирлектән чыккан шәхесләргә, район җитәкчелегенә һәм Марат Бариевка рәхмәтлебез. Нәселләре Чутай авылына барып тоташкан Марат Мансурович ул чорда Дәүләт Думасы депутаты иде. Аның ярдәменә таяндык», – диләр нөнәгәрлеләр.
Төзек мәктәп, ныклы коллектив
Бүгенге көндә биредә 80 бала белем ала, балалар бакчасында 14 сабый тәрбияләнә. Штатта 19 укытучы, 2 тәрбияче. Матди-техник база да ким-хур түгел. Быелгы уку елында «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» программасы нигезендә өч кабинет ремонтланган. Иң мөһиме, бөтен фәннәрдән дә укытучылар җитә. Нөнәгәрнекеләрдән тыш биредә Чутай, Комаров завод (Комзавод) балалары да йөреп укый. Дөрес, 360 урынга исәпләп салынган әлеге мәктәптә заманында 400 әр бала укыган вакытлар да булган.
Мәктәп директоры Айрат Габделмарат улы Сөләйманов бу вазифада тугызынчы елы икән, аңа кадәр район мәгариф бүлегендә җитәкче урынбасары булып эшләгән. Бергәләп белем йортының биләмәләре белән танышып йөрибез. Ялан кадәр ишегалды, заманча спорт мәйданчыгы, мәктәп яны тәҗрибә бакчасы...
– Мәктәбебез, шөкер, өр-яңа хәзер. Эшләү дәверендә республиканың яңа ачылган мәктәпләренә еш йөрергә туры килде. Шунда күргән яңалыкларга үзебезнең идеяләрне дә кушып, коллектив белән бергәләп мәктәпкә шактый гына үзгәрешләр керттек. Укытучыларыбыз бик белемле. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә дә консультациягә читкә йөрүче укучыларыбыз юк, бары үзебезнекеләргә таянабыз. Дәнис Гайфетдинов кебек БДИны физикадан 99 баллга (укытучысы Айрат Сөләйманов), математикадан 86 баллга (Алсу Закирова); Ландыш Гафиуллина кебек җәмгыять белемен – 94 (Әлфинур Сәмигуллина), инглиз телен 92 баллга (Ләйсән Зарипова) бирүче укучыларыбыз бар, – ди әңгәмәдәшем эчке бер горурлык белән.
Бер үк вакытта мәктәптә 7 баланы берләштергән ике коррекция сыйныфы эшләп килә.
– Сәламәтлекләре чикле балалар беренче чиратта биредә социальләшәләр, хезмәткә өйрәнәләр, бакча эшен дә, хуҗалыкта кирәкле башкасына да өйрәнәләр. Бу сыйныфта укып, мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз алга таба техникумнарда белем алалар, – диләр әлеге сыйныфларның җитәкчеләре Ләйсән Борһанова белән Гөлнара Усманова.
Гомумән, биредә балаларга хезмәт тәрбиясе бирү буенча элек-электән килгән тәҗрибәгә таяналар булса кирәк.
Урман кебек шаулар ул агачлар
Врубка: Мәктәпнең республикада экологик белем һәм тәрбия бирү буенча инновацион мәйданчык булып торуы да үз таләпләрен куймый калмыйдыр. Сүз иярә сүз чыгып, моның юкка гына түгеллеген дә аңлыйбыз. Баксаң, техник фәннәр кандидаты, ТРның атказанган экологы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров та кайчандыр әлеге мәктәпне тәмамлаган икән.
– Фаяз Фәнил улы белән берлектә еш кына мәктәптә семинарлар уздырабыз, укучыларыбыз экология буенча узучы республика конкурсларында катнашып киләләр. Агач утырту эше шулай ук җайга салынган. Мәктәп территориясеннән ерак түгел үзебезнең аллеябыз бар. Ел саен шуны зурайта барабыз, үсеп китмәгәннәре урынына яңаларын утыртабыз. Каникуллар вакытында да мәктәп яны лагерена йөрүче балалар үзләре утырткан агачларга су сибеп торалар. Бу аллеябызга инде дүртенче ел китте, – дип әңгәмәне дәвам итә Айрат Габделмарат улы.
Үсентеләргә кытлык кичермиләр, авыл җирлеге Саба урман хуҗалыгы аша агач үсентеләре белән тәэмин итеп тора икән. Алдагы елларда 150 ләп агач утырткан булсалар, быел 65 төп чыршы, нарат, карагай үсентесе утыртканнар. Терлек-туар кереп, әрәм-шәрәм итмәсен өчен, агачларны әйләндереп үк алганнар. Җәен печәннәрен чистартып, чабып тору да алар өстендә. Җыеп кына әйткәндә, максатлары изге – ресурсларны торгызу, арттыру, тирә-як табигатебезгә сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын экологияне саклау проблемаларына җәлеп итү дә әле бу.
– Киләчәктә, бәлкем инде, без әлеге аллеяны гомерләрен балаларга аң-белем биргән фидакяр укытучыларыбызга багышларбыз дигән нияттә торабыз. Ул чагында аның исеме дә «Укытучылар аллеясы» булырга мөмкин. Әлегә агачларыбыз буйга бик китмәгән, шунлыктан зурдан кубып, аллея дип язарга иртәрәк тә сыман, – дигән фикердә директор.
Ни генә булмасын биредә аны, бүгеннән үк авыл укытучысына хөрмәт билгесе буларак, киләчәк буыннарга калачак аллея итеп күрәләр. Ә бит гомерләрен авыл мәктәбенә багышлаган, зурлап телгә алырдай, сагынып сөйләрдәй Разит Алкин, Мөнәвәрә Салихова, ирле-хатынлы Рафига һәм Гаязетдин Мостафиннар, Гөлсия һәм Фарук Гыйләҗетдиновлар, Әлфия Сабирова, Рәйсә Хәбибуллина, Гөлсимә Әхмәтханова, Наилә Әшрәпова кебек укытучылар биредә чыннан да шактый. Нөнәгәр мәктәбенең үткәне зур. Төрле елларда коллектив белән Наил Салихов, Тәнвир Галимов, Вилен Гарипов, Нуретдин Галләметдинов, Мәхмүт Борһанов, Раузит Нургалиев, Тәлгать Нигъмәтҗанов кебек зирәк акыллы педагоглар җитәкчелек итүе турында да горурланып сөйлиләр мәктәптә.
Справка: Беренче совет мәктәбе биредә 1918 елда, ә тулы булмаган урта мәктәп 1956 елда ачыла. 1964 елда «Волга» колхозы рәисе Рим Зарипов 200 урынлы яңа мәктәп бинасы төзетә. Бүгенге мәктәп бинасы 1981 елда төзелә башлый һәм шул ук елны аңа гомуми урта белем мәктәбе статусы бирелә. Ике елдан ул инде урта мәктәп буларак беренче чыгарылыш укучыларын озата.
Күршеләр белән кулга-кул
Коллектив Киров өлкәсе, Малмыж районының Иске Йөрек, Татар Кумбашы, Яңа Смәел татар мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә яши. Бу күрше хакы Аллаһ хакы булганга гына түгел билгеле, ә иң беренче чиратта һәр ике якта укыту һәм тәрбия эшләре нәкъ менә татар телендә алып барылган өчен. Уртак багланышлар нәтиҗәсе буларак, Нөнәгәр мәктәбендә узган семинарлар, конференцияләр дә күршеләр катнашыннан башка гына узмый диләр, безнекеләр дә ике арага тузан төшерми икән.
Кәшифә Тумашева музее
Мәктәп белән танышканнан соң, Айрат Сөләйманов һәм укыту эшләре буенча аның урынбасары Тәнзилә Габдрахманова һәм тәрбия эшләре буенча урынбасар Гөлназ Гарифуллина белән татар хатын-кызлардан беренче режиссёр шушы авыл тумасы Кәшифә Тумашева (1903–1978) музеена юл алабыз. Ул мәктәп ишегалдында гына – элеккеге сигезьеллык мәктәп бинасында урнашкан. Аны оештыруда элеккеге татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Кәлимуллина зур көч куйган. Музей түгәрәге оештырып, укучыларны да әлеге игелекле эшкә җәлеп итә алган. Казанда яшәүче авылдашлары Лира Гыйләҗева шулай ук бу игелекле эштә һәрдаим ярдәменнән ташламаган. Мәшһүр милләттәшебезгә, аның тормыш юлына, иҗади даирәсенә кагылышлы шактый мәгълүмат тупланган биредә. Аеруча шәхси әйберләр, фотографияләр, документларны кызыксынып күзәтәсең. Аның биш яшеннән Иркутск шәһәренә китеп, туганнарында яшәп рус мәктәбендә белем алганнан соң, профессиональ мөселман театр труппасы куйган спектакльләрдә төп рольләрне башкаруы, Казан театр техникумын тәмамлап (1926 ел), шунда ук укытырга калуы турында бик тәфсилләп сөйләнә биредә. Кәшифә Тумашеваның киеренке иҗат юлы 1939 елда А.В. Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгате институтының (ГИТИС) режиссёрлар әзерләүче факультетын тәмамлап, Татар дәүләт академия театрына режиссёр булып кайткач башлана. Анда 15 ел эшләгәннән соң, 1955 елда аны республика күчмә театрына (хәзерге Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) режиссёр итеп күчерәләр. Нөнәгәр мәктәбенең Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән дустанә багланышларын да нәкъ менә әлеге шәхескә бәйләп аңлаталар. Кәшифә һәм Рәхим Тумашевларның үзләрен күреп белмәсәк тә, безнең буын, аларның улы – әти-әнисе эшен дәвам иткән режиссёр, педагог, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Тумашев белән аралашып яшәдек дия ала.
Дәвамчылар
Әле күптән түгел генә Нөнәгәр мәктәбенең бүгенге укучыларына да «Живой город» фонды һәм «Татнефть» ААҖнең хәйрия фонды ярдәме белән «Видимо-невидимо» театраль-педагогик проекты кысаларында (проект продюсеры – Надежда Конорева, Мәскәү) үзләрен зур сәхнәдә сынап карау форсаты чыккан. Врубка: Көзге каникул чорында 14 бала Татарстан башкаласыннан килгән остазлары белән башта авылда, аннан Казанның MOÑ театры мәйданчыгында үзләре үк иҗат иткән «Ишет мине» спектакле өстендә эшләп, тамашачыга тәкъдим иткәннәр. Менә шуннан соң Нөнәгәрдән янә Кәшифә Тумашева кебек режиссёрлар, Раяз Фасихов кебек җырчылар чыкмас дип, йә, кем әйтә ала?
Музейдан чыгышлый мәктәп ишегалдындагы тагын бер нәрсәгә – башлары күккә тиярдәй булып, гаскәр кеби рәт-рәт булып тезелеп киткән ак каеннарга игътибар итәбез: Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан 1985 елда сугыш ветераннары белән мәктәп укучылары бергәләп утырткан агачлар икән. Шунда ук ветераннар бөтенесе бергә җыелып төшкән фотосурәтне дә зурайтып урнаштырганнар. Кызганыч, илгә Җиңү алып кайткан ул ветераннарның берсе генә дә исән түгел икән инде, ә аларның кул җылысын саклаучы исемле агачларны «Хәтер аллеясы» дип йөртәләр Нөнәгәрдә.
Расиха ФАИЗОВА
Автор фотолары
Комментарийлар