Тукай музее һәм Камал театры хатлар укырга чакыра
Чара Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 135 ел тулу уңаеннан оештырыла.
“Сөй халыкның дөньясын...” 31 октябрь 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музее һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры әнә шулай дип исемләнгән кичәгә чакыра. Ул күренекле шагыйрь, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләй иҗатына багышланган. Биредә аның хатларын укыячаклар.
Хатлар 1914 – 1937 елларда язылган, бүгенге көндә ТР Милли музее фондларында һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондларында саклана. Чара Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 135 ел тулу уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итә музейның мөдире Гүзәл Төхвәтова.
Комментарийлар