30–31 август көннәрендә Түбән Каманың Лемаев мәйданында беренче тапкыр «Смена» заманча мәдәният үзәге оештырган «Җәйге китап фестивале» узачак. Әлеге матур чара «СИБУР» компаниясенең «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә оештырыла. Бу хакта
«Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Фестивальнең төп вакыйгасы — «Җәлил» театр комплексы каршындагы мәйданда китап ярминкәсе. Биредә Россиянең утыздан артык нәшрияты үзләрендә бастырылган китапларын тәкъдим итәчәк. Шулай ук бу ике көндә кунаклар һәм түбәнкамалылар өчен «Смена» оештырган «китап почмагы» эшләячәк.
Фестиваль кысаларында яңа китапларны тәкъдим итү, төрле темага лекцияләр, фәнни, мәдәният һәм сәнгать, экология, мода һәм биюти-сфера турында фикер алышулар узачак.
Балалар өчен әзерләнгән гаилә программасы кысаларында нәшриятлар һәм иллюстраторлар төрле яшьтәге балалар өчен осталык дәресләре үткәрәчәк. Алар рәсемнәр иҗат итеп, үзләренең кечкенә китапларын ясый алачак.
Төп блокларның берсе «Безнең арада химия — Между нами химия» исеме астында узачак. Аның кысаларында галимнәр химия фәненең дөнья төзелешендәге әһәмияте хакында сөйләячәкләр. Шунда ук балалар китаплары тәкъдим ителә.
Фестивальдә сәнгать яратучылар өчен театр программасы да каралган, «Түбән Кама җирле халык күзлегеннән» дип аталган белем бирү лабораториясе; Түбән Кама музейлары, китапханәләре, китап кибетләре һәм башка мәдәният проектлары хезмәткәрләре өчен Мәдәни менеджмент һөнәри мәктәбе дә булачак.
Комментарийлар